«Блокада икмәге» Бөтенроссия хәтер акциясе (6+)

2022 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелүгә 78 ел булды. 14 нче санлы китапханә «Блокада икмәге» Бөтенроссия хәтер акциясенә кушылды.

Акция Бөек Ватан сугышының иң героик һәм фаҗигале битләреннән берсе, Ленинград блокадасын кичергән шәһәр халкының батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерергә чакыра. Бөтенроссия хәтер акциясенең символы – 125 грамм зурлыктагы ипи кисәге – 1941-1942 нче еллар кышында блокаданың иң авыр чорында Ленинградта бирелә торган ипинең минималь күләме шундый була. 

Китапханәдә «Уч төбендә ипи валчыгы» дигән китап күргәзмәсе-инсталляция әзерләнгән иде. Китапханә хезмәткәрләре 872 көн буена дәвам иткән Ленинград блокадасы турында укучыларга сөйләде. Бу гади бер сан гына түгел – һәр көн блокадагылар тормышында авыр сынау була. Төрле исәпләүләр буенча, шәһәрдә  692 меңнән алып 1,5 миллионга кадәр кеше һәлак була – һәм аларның 97% ачтан үлүчеләр. Теләге булганнарның барысына да бу көнне ленинградлылар кичергән авырлыкларны искә алу хөрмәтенә 125 граммлы кара икмәк кисәкләре таратылды.

Поделиться: